Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Битне кер сабыны белән юаргамы?

Кер сабыны бактерияләрне бик әйбәт бетерә. Әмма андый сабын белән еш юыну файдага түгел.

Сүз монда кер сабыны гына түгел, ә кибетләрдә хәзерге вакытта күпләп сатыла торган антибактериаль сабыннар турында да бара.

Кер сабыны белән көн саен юынып торсак, тән ялкаулана һәм начар микроорганизмнарга каршы көрәшми башлый. Ягъни аларны еш куллансак, эпидермис үзенең табигый саклану үзлеген югалта. Тора-бара бу тәндә төрле авырулар һәм инфекцияләрнең җиңел таралуына китерергә мөмкин.

Бүгенге кер сабыннары элеккеләреннән нык аерыла. Үзгәртелгән рецептура аркасында алар көрән төстә түгел, ә ак һәм тәмле исле. Еш кына аларны гади хуш исле сабыннан аерып та булмый. Кер сабынындагы коңгырт төсне бетерү, аңа ачык төс бирү титан диоксиды аша бара. Аңлашыла, бу безнең организм өчен шулай ук файдалы матдә түгел. Әлеге химик кушылма канцероген, ягъни яман шеш барлыкка китерү сыйфатына ия, яки аллергия китереп чыгара. Шуңа күрә кер сабынын кулланырга теләсәгез, коңгырт төстәгеләрен сайлау дөресрәк булыр.

Билгеле, кешелек яратып кулланган кер сабынының яхшы яклары да юк түгел. Аның антибактериаль көчкә ия булуын берничек тә кире кагып булмый. Шуңа күрә битегезне бетчәләр бозса, кара сыткылар чыкса, кер сабынын куллана аласыз, ул бик булыша. Әмма аны бер тапкыр гына кулланырга ярый. Кер сабыны белән яраларны һәм төрле җәрәкәтләрне бер кат эшкәртергә була. Сабын белән су эремәсе тәндәге гөмбәчекләр китереп чыгарган кычытуны, кызаруны бетерә. Ринит авыруы вакытындагы борын куышы ялкынсынуны да кер сабыны күбеге белән чайкатып киметергә мөмкин. Ләкин алда санап үтелгән бөтен дәвалану ысулын да бер генә тапкыр кулланырга ярый, еш файдалану тәнгә һәм сәламәтлеккә зыян сала.

 

kiziltan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе