Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

БИТУМ бүләкләрен яхшырткан. Ышанмасагыз, укып карагыз...

Аграр яшьләр оешмасының яңа проектларында катнашырга чакырып калабыз!

20 нче декабрь көнне "БИТУМ" интеллектуаль уенының финалы булып узды. Уенда күңелле, "Башваткыч" сораулар, биремнәр яңгырады. "Факел" яшьүсмерләр клубы, ХЭС оешмасы, ООО "Арча"ның сөт-май комбинатында  эшләүче яшьләребез тормыштагы, эштәге мәшәкатъләрен онытып, үзара ярыштылар. Яшьләр үзләренең төрле өлкәдәге сорауларга җавап бирә алуларын исбатлады. "Факел" командасы көндәшләреннән тапкыррак булып, җиңү яулады. Катнашучыларга "Дулкын" йөзү бассейнына сертификатлар, ә җиңүчегә безнең спонсорыбыз –  Нариман урамында урнашкан "Пицца, роллы" кафесыннан тәмле бүләк-пицца тапшырылды. Аграр яшьләр оешмасының яңа проектларында катнашырга чакырып калабыз!

 

                                                                  Ләйсән Әсхәтова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен