Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәхет, акча ишелеп килсен, дисәң…

Бу теләгегез тормышка ашсын өчен өегездә биш әйбер булсын.

Бал – байлык һәм хөрмәт символы. Бал тулы савытны күренеп торган урынга куярга кирәк. Савыт никадәр тулырак, байлык шулкадәр күбрәк булачак, дигән сүз.

Кызыл җепләр дә байлык, уңыш символы булып санала. Элек кызыл җеп йомгагының өйдә күренеп торган урында булуын байлык китерүгә юраганнар. Кызыл җеп кара көчләрдән дә саклый, имеш. Шуңа күпләр беләзек итеп кызыл җеп тага.

Бәллүрнең акча тартып торуына да күпләр ышана. Бәллүрдән ясалган статуэтка, савытларны да күренеп торган урынга куярга кирәк.

Фил фигурасы зирәклек символы булып санала. Аны эш өстәленә куйсагыз, ул сезгә акча мәсьәләләренә кагылучы дөрес карарлар кабул итәргә ярдәмләшер.

Балыклы аквариум өйгә гармония һәм җитешлек алып килә, диләр. Нәкъ алтынсыман балыклар акча энергетикасын тартып тора. Аквариум төбенә алтынсыман акчалар салсагыз да була.

 

Фото: pixabay.com

Чыганак:http:// https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/B-het-akcha-ishelep-kilsen-dis-373896

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев