Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Бәхет өчен күп кирәкми", ди Гарифуллиннар (+фото)

Гомер көзләрендә икесе генә яшәсәләр дә, ул- кызлары, онык -оныкчыклары туган йортка эзне суытмыйлар

Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – авырлыкларга  бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә аладыр. Балтачта яшәүче Әлфинур һәм Марван Гарифуллиннар – нәкъ менә шундыйлар.

Бу көннәрдә Гарифуллиннар нигезендә көн дә бәйрәм. Марван абыйга – 80 тулса, шушы көннәрдә Әлфинур апа үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза, ә бергә яши башлауларына күптән түгел 55 ел булган. Әлеге истәлекле даталарга кызларының, кияүләренең дә гомер бәйрәмнәре өстәлә.

- Тормышыбыз оҗмах шикелле, тигезлектә, бер-беребезгә терәк булып, балалар да исән-сау булып, безне сөендереп, әле озак еллар бергә яшәргә язсын иде, – дип тели Әлфинур апа.

Әлеге бәхетле, мул тормышлар юктан гына бар булмаган. Тырыш хезмәт,таләпчәнлек белән ирешелгәннәрнең бүген әҗерен күреп яши Гарифуллиннар.

Ташкентта туып, күрше Удмуртия Республикасында кечкенәдән үк туры сүзле, әмма гадел булып үскән Әлфинур белән Арча районының чибәр егете Марванны гүзәл табигатьле Балтач җирлеге таныштыра һәм кавыштыра. Яшь кызның Казан педагогия институтын тәмамлап, Балтач урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучы итеп кайткан чагы була. Марванның исә бу вакытта ветеринария берләшмәсендә шофер булып эшләгән чагы. Чибәр егеткә бик күп кызларның күзе төшә. Әмма егет кара чәчле, чая, үткен, тырыш Әлфинурны үзенә гомерлеккә яр итә. 

- Мин килен булып килгәндә Марваннар сигез кеше иде, мин тугызынчы кеше булдым. Бераздан Марванның эш урыныннан бирелгән фатирга күчендек. Администрациягә эшкә күчкәч, хәрби комиссариат артындагы йорттан фатир бирделәр. Биредә без 20 ел яшәдек, балалар да биредә туды. 1998 елда үз көчебез белән Луговая урамында яңа йорт җиткереп чыктык, бүген дә биредә гомер итәбез, – дип сөйли Әлфинур апа.

Марван абый  һәм Әлфинур апа икесе дә эш урыннарында бик мактаулы булалар. Гаилә башлыгы  беренче класслы шофер була. Райком, исполкомда гел түрәләрне генә йөртә. Соңрак районга газ кертелә башлагач, эшкә шунда күчә. Авылларны газлаштыруда күп хезмәт куя. Заманында почтада  да шофер булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Юлда очраган бер генә кешене дә утыртмыйча калмый, хәтта өйләренә кадәр илтеп куя торган була. Өлкән буын кешеләре әле дә аның яхшылыкларын җылы сүзләр белән искә ала. Әлфинур апа да үз эшен җиренә җиткереп башкаручылардан була. Мәктәптән соң, бистәнең беренче номерлы балалар бакчасында логопед булып эшли. Эш дәверендә бик күп Мактау  таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» медаленә дә лаек була. Тормыш иптәше Марван белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илшат Казан педагогия институтын тәмамлап, эчке эшләр идарәсендә кадрлар бүлеге мөдире булып эшли, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Тормыш иптәше Резеда белән ике ул үстерәләр. Олы кызлары Резеда эшмәкәр Айрат Хәйруллинга кияүгә чыгып, үз бизнесларын алып баралар. Хәйруллиннар бер кыз, бер ул үстереп, бүгенге көндә оныклар сөяләр. 20 елдан артык газ заправкасында баш бухгалтер булып эшләүче төпчекләре Рәзилә тормыш иптәше Айрат белән өч ул үстерәләр. Һәрберсенең тормышлары матур һәм җитеш, гаиләләре үрнәк.

- Аллаһыга шөкер, балаларыбыз бик тәрбияле, ата-ана һәм туган җанлы, олы йөрәкле, ярдәмчел булып үсте. Бүгенге көндә төп нигездә икебез генә яшәсәк тә, балаларыбыз туган йортка эзне суытмыйлар, гел ярдәм итеп яшиләр. Килен-кияүләребез дә бик әйбәт, безнең өчен өзелеп торалар. Әти-әни өчен шушыннан да олы бәхет юк. Шөкер,оныклар гына түгел, оныкчыклар да күрергә насыйп булды. Без бик бәхетле әби-бабай, җиде оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар. Дөньялар гына тыныч, имин булсын, – дип тели өлкәннәр.

Ләкин тормыш гел ал да гөл генә бармый. 1998 елда сыер сөзеп, Әлфинур апа аяксыз кала, менә инде 22 ел протез белән йөри ул, әмма төшенкелеккә бирелми, гел хәрәкәттә, тормыш мәшәкатьләре белән яши. Протез белән дә сыер асраганнарын, бакчада әле дә яшелчәләрне үзе үстергәнне белгәч, тәмам телсез калдым. Кешедә ихтыяр көче булса да, була икән! Сокландым да, гыйбрәт тә алдым Гарифуллиннар гаиләсе белән танышкач. Янәшәбездә Әлфинур апа белән Марван абый кебек бер-берсен тулыландырып яшәүче, тигез гомер итүче мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев