Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Блендерны ничек сайларга?

Хуҗабикәләрнең алыштыргысыз ярдәмчесе – блендер сайлау өчен хәзер менә дигән вакыт.

Бердән, сайлау өчен вакыт иркен, икенчедән, кибетләрдә Яңа ел ташламалары белән алу мөмкинлеге бар. Әлбәттә, бәйрәм ялларында табын янында озаклап утырулар да үз эшен эшләми калмады. Чамадан артык калорияле ризыклардан соң файдалы, җиңелчә смузи, коктейльләргә күчү өчен дә блендерның кирәге чыгар.  Аны сайлау буенча электроника кибете консультанты Дамир Ильясов биргән киңәшләр укучыларыбызга файдага булыр.

Кайсын  сайларга?

Сабыннан тотып, савыт эчендәге ризыкны вата-ваклый торган батырма (погружной) әллә касәсенә  салып болгата торган стационар блендер яхшыракмы?  Дамир Ильясов әйтүенчә, халык батырма блендерны күбрәк сатып ала. Ул җыйнак,  шкафка тыгып куярга да, кирәк чагында үзең белән йөртергә дә уңайлы. Ә смузи, коктейльләр, аш-пюрелар, гомумән, сыек ризыклар ясау өчен касәле, ягъни стационар блендер яхшырак. Ник дигәндә, батырмасыннан аермалы буларак, ул сыеклыкны чәчрәтми. Ризыкны ваклаганда, болгатканда кулда тотып торасы юк – үзе генә «эшли».

Ничек сайларга?

Батырма блендер. Иң мөһиме – егәрлегенә игътибар итегез.  140тан 20000 Ваттка кадәр егәрлектә була. Никадәр көчлерәк булса, ризыкны шуның кадәр тизрәк эшкәртә һәм моторы да азрак җылына. Иттән фарш  ясау, боз, чикләвек, туңдырылган яшелчә ваклау өчен 600–800 Вт егәрлегендәге җайланма сатып алырга кирәк. Ә инде йомшак продуктларны ваклау өчен 450 Вт егәрлегенә кадәргесе дә җитә. 1000 Вт егәрлегеннән зуррак булганы «профессиональ» дип атала һәм ул асылда барлык ризыкны да эшкәртә ала. Әмма мондый җайланма кыйммәт тора.

Колагыбызга киртләп куелырга тиешле тагын бер әйбер – төп насадкасының тимердән эшләнгән булуы әйбәт. Бу – бик кайнар ризыкларны да эшкәртү мөмкинлеге бирәчәк, озак ватылмаячак. Ул шулай ук исне сеңдерми һәм яшелчә төсенә буялмый. Тизлегенә килгәндә, бик күп тизлеклесен (блендер1дән 30га кадәр тизлеккә ия) алудан мәгънә юк. Ышанычлы, гади җайланмага ия булырга теләсәгез, 1–2 тизлек режимына ия булганына тукталыгыз. Күп дигәндә, 5–6 тизлеклесен  алыгыз, башкасы кирәкми.

Стационар блендер.  250дән 1500 Ваттка кадәр егәрлектә була. Смузи, коктейльләр һәм аш-пюрелар әзерләү өчен артык көчле блендерның кирәге юк: 300–500 Ваттлысы да җитә.  Чикләвек, туңдырылган җиләк, бозны еш вакларга кирәк икән, 750–900 Вт егәрлектәгесе әйбәтрәк. Ә инде камыр басу өчен кимендә 1000 Ваттлысын сайлап алырга кирәк. Стационар блендер гадәттә 1–20 тизлеккә ия. Батырма блендер кебек үк, артык күп тизлеклесенә кызыгырга кирәкми. 2–4 тизлеклесе дә хуҗабикәләргә бик зур ярдәмче булачак. Мондый блендер бер яки ике пычаклы булырга мөмкин. Күбрәк пычаклысы ризыкны тизрәк ваклый. Бөгелгән пычаклысы әйбәтрәк: ризыкны бик тиз генә боламыкка әйләндерәчәк.

Күләменә килсәк, 1,5–2 литрлы касәдә берничә кешегә эчемлек яки аш әзерләргә була. Ә инде 1 литрлысы балалар ризыгын әзерләү өчен җитә. Пластик касәле блендер арзанлырак, юу-чистартуы да җиңелрәк. Кайнар ризыкларны еш болгатырга кирәк булмаса,  шунысын алыгыз. Ә пыяла касәлесе чыдамрак, кайнарга да бирешми.  Ләкин кулдан төшеп китсә, эштән чыгачак.  Иң әйбәте – тимердән эшләнгәне. Ләкин кимчелекләре дә юк түгел. Беренчедән, башкаларына караганда кыйммәтрәк, икенчедән, үтә күренмәле булмау сәбәпле, ризыкның ничек ваклануын күзәтеп торып булмый. Шуңа кайсына өстенлек бирәсен үзегезгә хәл итәргә кала.

Валентина Семенова

Фото: pixabay.com

https://vatantat.ru/2022/01/71836/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блендер