Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүләк бирәсең килсә сәбәбен табарга була

Менә ярты ел эчендә өченче тапкыр инде Челтәр Компаниясенең профсоюз оешмасы вәкиле ветеран – пенсионерларга оешма җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы тарафыннан җибәрелгән зур-зур, авыр тартмаларга тутырылган күчтәнәчләр өләшә.

Әйе, узындыралар, шаккатыралар без ветеран – пенсионерларны. Бәйрәмнәрдә генә түгел башка сәбәп белән дә искә алганда безне социаль категорияләргә аермыйлар, алар өчен без барыбыз да бертигез! Менә әле китерелгән күчтәнәчләр пандемия белән бәйле. Ә ике очракта китерелгәннәре бөтенләй уйламаганда – көтмәгәндә булды! Рәхәт һәм шатлыклы, билгеле! Гаиләләребездә дә мондый мул һәм еш китерелгән күчтәнәчләргә шатланалар, шаккаталар. Ә без үзебезнең иң яхшы елларыбызны шушы оешмада эшләп уздыруыбыз белән горурланабыз! Шәхсән үзем һәм оешманың барлык ветераннары (алар минем белән ризадыр дип уйлыйм) Челтәр Компаниясе җитәкчелегенә һәм профсоюз оешмасына зур рәхмәтле! Хәзерге вакытта оешмада хезмәт куючы барлык коллективка һәм барча ветеран – пенсионерларга пандемияне чирләмиче, югалтуларсыз уздыруны телим!

Вагиз Таҗиев,

Челтәр Компаниясе ветеран – пенсионеры,

Балтач район электр челтәренең элеккеге баш инженеры.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк күчтәнәч