Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Бәллүр каләм " премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

"Бәллүр каләм"- "Хрустальное перо" XXIII республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә премиянең оештыру комитеты.

(Казан, 18-нче февраль). Конкурс «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел»номинацияләре буенча үткәрелә.

Махсус проектлар – «Россия Федерациясендә театр елы», «Бөтенроссия халык санын алу 2020», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Конкурска эшләр агымдагы елның 13 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан ш., Декабристлар ур., 179. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була.

Оештыручылар-Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге белән берлектә.

Узган ел «Бәллүр каләм» кә 1,5 меңнән артык конкурс эше килгән, 13 җиңүче сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев