Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Блокнотны микродулкынлы мичкә тыгып яңартып була!

Кемдер уй-фикерләрен, эш планнарын бүгенге көндә смартфоннарында һәм компьютерларында саклый, ә кемнәргәдер моның өчен әле дә кәгазь блокнот кирәк.

Әмма, битләре тулгач, әлеге блокнотны архивка алып куярга, яисә макулатурага бирергә генә кала.

Күптән түгел мондый кешеләргә Rocketbook Wave дип исемләнгән "акыллы блокнот" тәкъдим ителде. Аны смартфон белән синхронлаштырырга, ә язылган битләрне яңадан чистартып була. Ә инде мондый блокнотка язу өчен Pilot Frixion дип исемләнгән термохроматик каралы каләм тәкъдим ителә. Әлеге каләмнең карасы җылылык тәэсирендә кәгазь битеннән юкка чыгарга сәләтле. Мисал өчен, блокнотны микродулкынлы мичкә берничә минутка тыгасың да, мичтән өр-яңа блокнот тартып чыгарасың. Бернинди лазерное оборудование да кирәкми.

Rocketbook Wave блокнотында язылган мәгълүматны, махсус мобиль кушымта кулланып, смартфонга күчерергә дә мөмкин. Сканланган блокнот битен электрон блокнот битенә күчерергә дә, электрон почта аша башкаларга юлларга да була.

Чыганак: http://belem.ru/node/6437

Фото: http://belem.ru/node/6437

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250