Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Больничный, йөклелек, бала табу өчен пособиеләр ничә сумга арта?

Хезмәт министрлыгы социаль түләүләр арту турында аңлатты.

Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда аена 83 мең сумнан 122 мең сумга кадәр (гражданның кереме тиешле дәрәҗәдә булганда) артачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Башка социаль түләүләр өчен дә максимумнар арта: йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр 383 мең сумнан 565 мең сумга кадәр, ә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча түләүләр аена 49 мең сумга кадәр (2023 елда — 33,2 мең сум) арта.

Үзгәрешләр агымдагы елда иминият кертемнәренең бердәм тарифын һәм бердәм салым базасын кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар больничный исәпләгәндә кулланыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түләү социаль