Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Борнак егетләре өмәгә чыккан (фото)

18 октябрь көнне Борнак авылында зур өмә үткәрелде. Мәдәният йорты артындагы барлык агачларны кисеп, тирә-ягы чистартылып, тәртипкә китерелде. Чисталык һәрберебез өчен бик мөһим. Эшләгән эшнең нәтиҗәсе күренгәч, күңел сөенә.

Өмә күмәк көч таләп итә. Укучылар, яшьләр, өлкән яшьтәге абыйлар да бу эшкә теләп катнаштылар. Үз техникалары белән эшләгән Факил Нәҗиповка, Рашат Мөбарәкшинга, Фәнил Мулләхмәтовка һәм матди ярдәм күрсәткән җаваплылыгы чикләнгән "Борнак" җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗиповка олы рәхмәтемне белдерәм.

Сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Кылган игелекләрегез үзегезгә яхшылык булып кайтсын, дип хәбәр итте
Борнак авыл жирлеге башлыгы Хәбибуллин Ш.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250