Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Борщевиклар озын гомерле (+фото)

Борщевиклар озын гомерле дип бер язган идем инде, тагын язмыйча булмый. Тагын күбәя башладылар. Куныр, Субаш якларында бигрәк тә.

Башта Нөнәгәр, Шеңшеңәр якларында мыжлаган иде. Аңа каршы көрәшмәделәр түгел, көрәштеләр, мәсәлән, Салавычта Айдар Вәлиев авыл җирлеге рәисе булып торганда күз каршында төбе-тамыры белән казытты, тиешле таләпләр нигезендә агулатты да, үзе дә агулап йөрде бугай әле. Бетте бит, ул урында хәзер күче белән борщевик үсми.

Хәтерлим әле, шунда кечкенә малайлар фантастик кинолардагы шикелле кылыч-кылыч уйнаганнар иде, имеш агачлар арасыннан бер-берсенә һөҗүм итәләр. Зурлар әйткәнне дә ишетерлек хәлдә түгелләр иде. Икенче көнне урыннарыннан да торалмый яттылар, мескеннәр...Тәннәре, йөзләре чабырып бетте. Ничек күзләренә эләкмәгән, сыекчасы күзгә эләксә сукыр калуың да ихтимал, югыйсә. Аны чапканда хәтта махсус киемгә кадәр кияргә кушыла. Тәнгә борщевик эләксә, шундук медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итү кирәк.. Сак булыйк, иң мөһиме бу матур, әмма явыз үсемлеккә каршы көрәшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: борщевик