Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Борын уен эш түгел

Кышныӊ уртасына җитәбез. Ниһаять, җирне ак кар каплап алды. Көннәре дә салкынайтты. Елның бу ак мизгелендә кешеләрнең организмы һава торышы, температура үзгәрешләренә сизгерләнә.

Тиешенчә киенеп йөрмәсәң, үтәли җилләрне исәпкә алмасаң, “ә” дигәнче томау төшә, ютәл ябыша. Салкын тиюнең беренче билгеләреннән булган томау бик күп уңайсызлыклар китерә. Тын юллары каплану сәбәпле, сулыш алуы авырлаша һәм башка борчулары да килеп туа. Кесәңдә һәрвакыт кулъяулык йөртсәң дә, вакыты-вакыты белән сеңгереп куймый булмый. Һәм бу эшне бик тә дөрес эшли белергә кирәк. Тын юлларын мондый ысул белән чистарту арытаба сәламәтлеккә зыян салмаска тиеш. Шуларны истә тотып, Европа белгечләре балаларга каты итеп сеңгерүне тыялар. Үз сәламәтлегеңә карата саксыз кылану гайморитка этәргеч бирүе бар диләр. Нишләргә соң, танау тартып йөрү яхшыракмы әллә ? Әллә инде ныгытып борынны сеӊгерикме?

 Ә Сез ничек уйлыйсыз?

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш