Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бозаулар сәламәт үссен дисәк

Яшь терлекләрне тәрбияләү, саклап калу - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сәламәт үрчем алу өчен терлекләрне буаз вакытларыннан ук дөрес тәрбияләү зарур.

Махсус боксларда бозаулатканнан соң 24 сәгать дәвамында бозау анасы белән бергә торырга тиеш. Бу вакыт эчендә сыер бозауны ялый һәм шул рәвешле тәненә массаж ясала. Иң әһәмиятлесе - урыннары коры һәм чиста булсын.
Бер тәүлектән соң бозау ачык һавадагы өйчеккә чыгарыла. Аның каршы ягында, алар саф һавада йөрсен өчен, рәшәткәләп алынган мәйданчык булу шарт. Салкын ысул технологиясе белән үстерелә торган бозауларны бер өйчектә күпләп тотарга киңәш ителми. Бу үзеннән-үзе бактерияләр үрчүгә һәм төрле авыру чыганакларына җирлек тудыра. Һава температурасы 10 градустан югары булганда, өй эчендә дымлы һава барлыкка килмәсен өчен ишек урынына куелган япкычларны ачарга киңәш ителә. Ябык булганда бозауларның тиреләре юешләнә, алар төрле авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнәләр.


Яңа туган бозауларга угыз һәм сөтне дөрес итеп эчерү аларның сәламәтлегендә уңай чагыла. Беренче тапкыр угызны бозау туганнан соң 1-1,5 сәгать вакыт үткәч эчерәләр. Угыз аксымнары арасында альбуминнар һәм глобулиннар өстенлек итә. Бозауларга үзвакытында эчерткәндә антитәнчекләр тулысынча үзләштерелә һәм канга сеңә. Буаз сыерларга түбән сыйфатлы азык ашатылганда угыз сөтендәге антитәнчекләр 6-9 сәгатькә кадәр генә сакланалар. Ә яңа туган бозауның вакыт узган саен угызны үзләштерү сәләте кими. Бер айга кадәр сөт көнгә 3-4 тапкыр бирелә, аннан соң икегә калдырыла.

Яшь терлек организмында матдәләр алмашынуын нормальләштерү өчен туганнан соң 6-7нче көнендә печән яки дару үләннәре суы (1-1,5 исәбеннән), 12 көннән соң микроэлементлар кушылган тозлы җылы су бирелсә яхшы була. 6-8нче көннәреннән үк яхшы сыйфатлы печән, вакланган үлән һәм концентрат азыклар да бирә башларга мөмкин.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бозау эчәкләрендә нормаль шартларда да микроблар була. Алар азык эшкәрткәндә уңай роль уйнасалар да, ашатуда кимчелекләр булганда үзләрен бик тиз сиздерәләр һәм, йогышлыга әйләнеп, бозаулар арасында күпләп авыру барлыкка килергә мөмкин. Аннан котылу юлы бер генә: яшь терлекләрне әлеге профилакторийдан чыгарырга кирәк. Менә шушы проблемаларны уңай хәл итү өчен һәр хуҗалыкта буш профилакторийлар булдыру мөһим.

Торакта уңай микроклимат тудыру белән беррәттән, бозауларны үтәли җилдән сакларга киңәш ителә. Ишек, тәрәзә, такта стена араларында ачык-тишекләр булмасын. Шулай ук торакларга тиешле дезинфекция үткәрелмәү дә төрле авырулар чыганагы булып тора. Сәламәт терлек үстерүдә ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәүнең әһәмияте гаять зур. Йогышлы авыруларга каршы профилактика үткәрү максатыннан терлекләргә мал табиблары тарафыннан 3 айга кадәр 11 төрле прививка ясала. Яшь терлектән мул сөтне яхшы сыер әзерли алу-алмавыбыз үзебездән тора.


Яңа туган бозау угыз эчәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250