Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөрбаш – чишмәләргә бай җирлек (+фоторепортаж)

Берничә көн элек район башлыгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре белән терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышу уңаеннан кырларда киңәшмә уздырган иде. "Бөрбаш" җәмгыятендә булганнан соң Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов бертөркем җитәкчеләрне авыл җирлегегендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Төп игътибарны халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерелгән юллар һәм иганәчеләр...

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бөрбашлылырның бердәмлеген һәм тырышлыгын югары бәяләп, бирегә җыелган җитәкчеләргә үрнәк итеп куйды. "Үз туган авылы өчен янып яшәүче, аны төзекләндерүче һәм чишмәләрен сафка бастырып, карап тотучы Бөрбаш халкына, иганәчеләргә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм", - диде район башлыгы.
Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән таныштырып үтте:
- 2014 елда - 200 сум, 2015 һәм 2016 елларда халыктан 400 сум үзара салым җыюны җирлек активы белән алдан ук хәл иттек. 2014 ел акчасы өч авылдагы юлларны төзекләндерүгә тотылды. Узган ел Бөрбаш авылында "Сабантуй" ял паркы эшләнде, ике урамга таш түшәлде, Камилә һәм Юныс чишмәләре төзекләндерелде. Быел исә бер урамның юлын карауны, ике чишмәне төзекләндерүне, Сабантуй мәйданын һәм зиратны тәртипкә китерүне, янгынга каршы көрәш максатыннан гидрантлар куюны максат итеп алган идек. Аларны да уңышлы гына башлап җибәрдек. Бөрбаш җирлегендә туып-үсеп, бүген читтә гомер итүче кешеләр гел туган якларына ярдәм итеп яшиләр. Мәсәлән, Илдар Галиуллин Бөрбаштагы "Әптек" чишмәсен ремонтлатып, аңа бара торган юлны төзекләндерде һәм баскычлар ясатты. Бөрбаш Сәрдегәнендә яшәүче җирлек депутаты Ранис Габдрахманов Бөрбаштагы коены төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Бөрбаш Сәрдегәнендә туып үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәүче "ГЛАФстрой" оешмасы җитәкчесе Габделнур Хөсәеновның чишмәләрне төзекләндерүгә зур ярдәме тиде. Аның тырышлыгы белән авылында7 чишмәне тоташтырган яңа "Нурзидә" чишмәсе булдырылды. Тирә-ягын матурлап, сукмакларына таш түшәтеп куйды. Бу - авылның бер гүзәл ял итү урынына әверелде. Ә Бөрбаштагы Сабантуй мәйданы исә паркны хәтерләтә. Ел да биредә республика күләмендә мөселман балалар Сабан туе үткәрелә. Әлеге урын Җәлил хәзрәт инициативасы һәм иганәчеләр ярдәме белән елдан-ел матурлана бара. Мәсәлән, узган ел Норма егете Илһам Мөҗиповның иганәчелек ярдәме белән ике метр тирәнлектә күл казытылды. Бу эштә "Мелиоратор" оешмасы җитәкчесе Хәниф Бариевның да өлеше зур булды, - диде.
Чыннан да, Бөрбашның зәвык белән эшләнгән чишмәләргә бай һәм төзек авыл җирлеге булу авылдашларының зур тырышлык нәтиҗәсе булуын раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250