Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөрбаш Сәрдегәне хат ташучысы Рузалия Гомәровага авылдашлары рәхмәт белдерә

Безнең Бөрбаш Сәрдегәне авылында хат ташучы булып Рузалия Габделгани кызы Гомәрова эшли. Хәйран озак еллар халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.

Пенсияләрне, субсидияләрне үзвакытында өләшә, барлык төр түләүләрне тәртипләп җыеп ала. Кирәкле тауарны да алып кайтып бирә. Тәүлекнең нинди генә вакыты булуга карамастан, йомышың төшеп өенә керсәң дә, гозереңне кире какмый. Күпләрнең якын дустына, сердәшчесенә әверелеп бара. Шундый ягымлы, кешелекле, тәрбияле почта хезмәткәреннән уңуыбызга без, авыл кешеләре, бик тә шат. Авылларыбыз аның кебек почтальоннар белән ямьле. Башкарган изге гамәлләре, кылган яхшылыклары өчен яраткан "Хезмәт" газетабыз аша аңа рәхмәт хисләремне җиткерәм.
Эльвира Гайфетдинова

Ә без исә, "Хезмәт"леләр, форсаттан файдаланып, хат авторы - өч бала әнисе Эльвираны һәм дә уңган-булган почтальоныбыз, 30 елга якын әлеге хезмәтне башкаручы, акыллы кызлар үстергән Рузалия Гомәрованы Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез, эшләрендә-тормышларында иминлек, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез. Һәм дә барлык райондашларыбызга да күркәм бәйрәм көннәрендә изге теләкләребезне ирештереп, бәйрәмнәрне онытмыйча, һәрдаим яктыртып баручы "Хезмәт" газетасына язылырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250