Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Брежнев яраткан салат

Витаминга бай бу ризыкны Кремльдә белми ашамаганнардыр әле.

КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежнев бик яратып ашаган тәмле салатны әзерләп карыйсыгыз киләме? Бигрәк тә, көзен яңа гына җыелган сутлы яшелчәләрдән бик тәмле килеп чыга ул. Салат әзерләү өчен 1 килограмм кәбестә, уртача зурлыктагы икешәр чөгендер, кишер һәм суган кирәк булачак.
Яшелчәләрне вак кыргычтан чыгарабыз, кәбестәне матур, юка итеп турыйбыз.

Маринад өчен 3 стакан су, ярты стакан аш серкәсе, стаканның дүрттән өч өлеше үсемлек мае, бер аш кашыгы тоз, 15 чәй калагы шикәр комы алына. Барысын да кушып кайнатабыз һәм яшелчәләр өстенә коябыз. Суынгач, савытның өстен ябып, суыткычка куябыз. Ике көннән телне йотарлык кетердәп торган тәмле салат әзер дә була. Витаминга бай бу ризыкны Кремльдә белми ашамаганнардыр әле!

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт