Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Брежневның кара песие

Һиндстанга рәсми визит белән баргач, Леонид Ильич Брежневка Тибет тауларының баш рухание – мәче бүләк итә. Аныкисәтеп куялар: бу песи сихерле, әгәр дә мәгәр песи һәлак була калса, хуҗасы да әллә ни озак яшәмәс...

Һиндстанга рәсми визит белән баргач, Леонид Ильич Брежневка Тибет тауларының баш рухание – далай-лама кара төстәге ата мәче бүләк итә. Безнең генераль секретарьне кисәтеп куялар: бу песи сихерле, әгәр дә мәгәр песи һәлак була калса, хуҗасы да әллә ни озак яшәмәс...

1969 елның 21 гыйнварында Лама кушаматлы бу песи Брежневның йокы бүлмәсенә атылып килеп керә һәм хуҗасының түшенә менеп каты мияуларга тотына. Мәскәүнең космонавтларны хөрмәтләп каршы алган көне була бу. Колоннада барышлый Брежнев космонавтлар утырган машинаны алга уздыра. Һәм нәкъ шул вакыт алдан килгән машинага лейтенант Макаров “Макаров” пистолетыннан ут ача...

Тагын бер шаккатмалы вакыйга булган: ата песи чабып килеп машинага инде кереп утырган һәм кузгалырга маташкан Леонид Ильичның чалбар балагын йолка башлаган. Тукта, китмә, янәсе. Брежнев песиен тыңлаган: машинадан төшеп калган һәм кире дачасындагы йортына кереп, эшләргә утырган. Трассада барганда исә хөкүмәтнең әлеге “ЗИЛ” автомобиленә авыр йөк машинасы килеп бәрелә һәм Брежнев урынында утырып барган кеше һәлак була.

1982 елда мәче Ламаны машина таптаган. Песинең үлеме генсекны зур кайгыга сала. Озакламый аның сәламәтлеге какшап китә һәм ул шушы ук елның ноябрендә вафат була, дип яза Өмет басмасы.

   Гөлара Арсланова.

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе