Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәрәңге пешерә беләсезме?

Кеше көлдермәгез әле, тапкансыз сорау димәгез.

Бәрәңге пешерүнең дә уңган хуҗабикәләр мең дә бер серен белә. Аны тагын да тизрәк, тагын да тәмлерәк итү өчен менә нинди киңәшләрне үтәргә кирәк:

–бәрәңге пешергәндә суга 3-4 төш сарымсак яки бер баш суган, укроп салсаң, ул тәмлерәк була

–1 кашык маргарин яки сыер мае салсаң, тизрәк пешә

–иске бәрәңге пешкәч каралмасын дисәгез, суга азрак уксус салып пешерегез

–яшь бәрәңге тиз арчылсын дисәгез, салкын суга салып торыгыз

–бәрәңгене алдан җылытылган табада, башта көчле утта пешерергә, аннан соң гына утны киметергә кирәк. Кыздырыр алдыннан бәрәңгене корытсаң, ул күбрәк һәм тизрәк кызара

–чистартылган бәрәңгене шунда ук кулланырга кирәк. Югыйсә, карала башлый. Әгәр алдан чистартып куярга туры килсә, андый бәрәңгеләрне кулинариядә кулланыла торган пленкага төреп, кысып бәйләп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев