Бәрәңгегез тишелдеме ?
Менә пенсионерларныкы тишелгән
Бәрәңгегез тишелдеме? Менә пенсионерларныкы тишелгән. Районның баш агрономы беркөнне интернет киңлекләренә шундый матур итеп тишелгән, инде матур гына үсеп килүче бәрәңгеләр куйды. Балтачтамы бу дигәнгә, әйе дип, кемнәрнеке дигәнгә, пенсионерлар, дип җавап бирде. Тагын кемнәрнең бәрәңгеләре тишелде, җибәрегез әле безгә. Тотрыксыз һава шартларында бәрәңгене вакытында утыртып булмады бит быел, ә менә монда, күр, нинди бәрәңгеләр! Агроном алдаса, без дә алдыйбыз инде, иптәшләр... Шулай да, чындыр бу диеп ышаныйк, юкса, май башында утыртканнарның бәрәңгеләре тишелергә вакыт инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев