Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәрәңгене кайчан алырга?

Безнең халык җитез, уңган инде ул. Әнә бит, чери, дип, бәрәңгене дә ала башлаганнар. Бу дөресме, ашыкмыйлармы?

Берөзлексез яуган яңгырлар урып-җыюга гына комачаулап калмыйча, бәрәңгесез дә калдырмагае дип шикләнә авыл халкы. Бәрәңге чире – фитофтора керә калса, эшләр харап. Бәрәңге авыл кешесенең куанычы да, юанычы да бит ул.

Сабыр итегез

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты белгече Фәния Җамалиева сүзләренчә, быел бәрәңге аерым хуҗалыкларда да, эре хуҗалыкларда да уңды. Бигрәк тә урта һәм соң өлгерешле сортлы бәрәңгеләр.

– Иртә өлгерешле бәрәңгеләргә үсү өчен шартлар булмады, салкын һәм коры булды. Ә менә июльдә һәм августта яуган яңгырлар соң өлгерешле сортлар өчен бик кулай иде. Көннәр бик җилле дә булганга, дымны җил киптереп торды дияргә була. Ә түбән урыннар өчен яңгырлар чынлап та артыкка китте шул. Әмма фитофтора таралды, дип зарланучылар әлегә юк дәрәҗәсендә. Авыру билгеләре күренә дип, Лаеш­тан һәм Сабадан шалтыраттылар. Анда барып җиткән юк, күрмәгәч, әйтеп булмый. Аннары башка авырулар да бар бит, аларны да фитофтора дип ялгышалар, – ди ул.
Белгеч бәрәңге сабагы яшел булса, шуның өстенә туфрак та дымлы торса, казып алырга иртәрәк әле дип, сабыр итәргә куша. Сабагы саргая башлагач кына алу дөрес була. Сабакны чапканнан соң, җиде-ун көн казымый торырга кирәк икән. Бу вакыт эчендә бәрәңге ныгый гына. Фитофтора билгеләре шулай да күренсә, сабагын чабып алыгыз. Югыйсә авыру бүлбеләргә төшә.

Бакча өстен күзәтегез

Соңгы елларда бик күпләр бәрәңгене август ахырында ук казып ала башлады. Танылган бакчачы Франс Хәлиловтан без бәрәңгене кайчан алганда яхшы, бигрәк тә быелгы яңгырлы җәйдән соң авыру таралганчы алыргамы, юкмы икән дип сораштык. Аның сүзләренчә, хәзер күп кеше бәрәңгенең иртә өлгерә торган сор­тын утырта, шуңа да аны хәзер казып алу куркыныч түгел.
– Ә менә бик күптәннән утыртыла торган Лорх сортын без кар ява башлаганда да алганыбыз бар, чөнки ул соң өлгерә торган сорт. Бәрәңгене казып алыргамы-юкмы икән дип баш ватсагыз, бакчагызга чыгып карагыз. Сабакларның 50-60 проценты сары төскә керә башлаган булса, казырга мөмкин. Аннары бәрәңге кабыгын баш бармагыгыз белән сыдырып карагыз, җиңел сыдырылса, әле җитешмәгән дигән сүз. Кабыгы каты булса, авыр сыдырылса, алырга була, – ди ул.

Без шалтыраткан көнне Франс абый бакчага чыгып, бәрәңге казып караган, дөресрәге, казырга дип чык­кан булган, буш чиләген кире тотып кергән. Бәрәңгеләр суда утыра икән.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге казу