Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бриллиант туйларыгыз котлы булсын! (+фото)

Әдәрәт Габдрахман улы белән Фирая Муллагали кызы бергә 60 ел!

Тау Зары авылында гомер итүче Әдәрәт Габдрахман улы белән Фирая Муллагали кызы 60 ел элек "бергә гомергә" дип гаилә корып җибәрәләр. Быел алар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Әлеге матур гаиләне ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Люция Нигматҗанова, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, "Кайтаваз" радиосы җитәкчесе Гөлйөзем Маннапова, Карадуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Миннебаева котладылар. Киләчәктә дә шулай пар канат булып, иңне-иңгә куеп, балаларының, оныкларының бәхетен күреп, сәламәтлек белән яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бриллиант туй Тау Зары авылы