Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөтенләй башка дөнья бу...

Язмыш миңа шундый бүләк әзерләгән булып чыкты: "Хезмәт"тән китеп, дистә ел үткәч, инде икенче мәртәбә - вакытлыча гына булса да, кабат шушы коллектив белән бергә эшләргә туры килде.

Яңа редактор, яңарган, яшәргән коллектив белән. Баксаң, коллектив кына түгел, эш шартлары, таләпләр, эш алымнары да хәзер бөтенләй башка икән инде.

Миңа иң ошаганы - бүген биредә эшләүче журналистларга темаларда да, төрлелектә дә, жанрларда да чикләү юк, киресенчә әле яңалыкны, фикер-тәкъдимне көтеп торалар, һәрвакыт киңәшләшәләр, фикереңә колак салалар, көндәлек үткән планеркаларда бөтенесен уртага салып сөйләшәләр. Авылларга да "абый, утырт әле" белән йөрисе түгел - көн саен барам дисәң дә, машина әзер - бар, яз гына! Бүлмә саен, өстәл саен компьютер, әллә ничә заманча фотоаппарат... Идән-түшәм, кабинетлар да үзгәргән, гомер буе хыялланган җылы туалет, заманча юынгыч, җылы-салкын су... кыскасы, редакция дә, ниһаять, офисларга охшый бара.

Без эшләгән чордан газета бер табакка кимрәк чыкса да, штатлар кимү, шул ук вакытта параллель рәвештә электрон вариант булу, язма-фотоларга кагылышлы күпсанлы отчетлар бирү сәбәпле, журналистларга эш һич тә кимемәгән, миңа калса, тагын да арткан. Берничә бөртек кенә булсалар да, алар һәркайсына өлгерергә, райондагы һәр яңалыкны беренчеләрдән булып, сайтта фоторепортажлар һәм видеолар белән баетып, райондашларга җиткерергә тырыша. Әле бу яңалыкларны республикадагы электрон басмаларга да юллыйлар.

20 ел стажлы журналист Зөлфия Шакирова хәзер урынбасар, язма-фотоларны газета битләренә матурлап урнаштыру аның өстендә. Гөлзидә Газизуллина исә, 112 службасы кебек, үз чиратыннан тыш та кемнедер алыштырасы, каядыр барасы булса да, "юк" дими, карыша белми, фотоаппаратын ала да, чыгып китә. Хәер, бүлмәдәше Зәлия Фәйзрахманова да сәбәп эзләп утыра торганнардан түгел. Бу кызлар, чын мәгънәсендә баш мөхәррирнең төп таянычы бүген. Баш мөхәррир димәктән, беркем язарга, барырга, катнашырга теләмәгән иң катлаулы темалар һәм кичен, шимбә-якшәмбедә үткән чаралар барысы да баш мөхәррирнеке дисәм дә, арттыру булмас.

Соңгы еллар яңалыгы булган газетаның электрон варианты бүген републикада бик күпләргә үрнәк итеп куела икән, бу иҗат коллективының уртак тырышлыгы кебек күренсә дә, ул беренче чиратта веб-мөхәррир Фирдус Шакировның тынгысызлыгы, чын белгеч булуы, үз эшенә бик тә җаваплы каравы нәтиҗәсе.

Тагын бер компьютерчы-версткалаучы егет Илшат Нурмөхәммәтовны "алай эшлә, болай эшлә" дип өйрәтәсе юк. Язмаларны туплап бирсәң, көненә әллә ничә полоса салырга, төзәтергә дә, заказлар эшләргә дә өлгерә. Үз эшеннән тыш та, кайсы гына техника чыгымласа да, бөтенесе аңа мөрәҗәгать итә. Шуңа да редакциядә иң кирәкле, алыштыргысыз кешеләрнең берсе ул. Һәм уналты ел буе шулай. Ун ел Илшат белән кара-каршы эшләгән, быел тормышка чыгып, Кукмарага күчеп киткән Энҗе Зарипованы да бик сагыналар, тырыш та, карусыз да иде дип юксыналар биредә.

Без эшләгән елларда ук инде һөнәри осталыгы ул чактагы матбугат министрлыгы тарафыннан югары бәяләнгән, әле дә район редакцияләре бухгалтерлары киңәш-табыш, ярдәм сорап, әледән-әле шалтыратучы баш бухгалтер Рузилә Дәминова, район газеталары өчен бөтенләй чит-ят булган реклама бүлеген оештырып, уңышлы итеп эшләтә алучы Лилиана Әхмәтшина, элекке берничә штаттагы кешеләр башкарган бөтен эшләргә өлгерүче Тәнзилә Габдрахманова, әле күптән түгел генә эшли башлаган реклама белгече Резеда Дәминова, үткенлеге, чаялыгы белән журналистлардан һич калышмаучы (юлда йөргәндә күргән һәрбер яңалыгын телефонына төшереп, җибәрергә дә иренми ул), районның бөтен авылларын биш бармагы кебек белүче шофер Булат Сәйфетдинов - бүгенге коллектив менә шушындый берсен-берсе кабатламас кешеләрдән тупланган.

Ә дубляж бүлеге тәмам яшәреп беткән инде. Мөхәррирләре Ольга Плотникова иң тәҗрибәлесе булып, 2009 елдан эшләсә, Ольга Матвеева өч ел, ә Екатерина Салтыкова исә ярты еллап кына эшли. Алар күп еллар бергә кебек, бик дус, тату, үзара аңлашып эшлиләр һәм берсеннән-берсе ачык, шат күңелле бу кызлар белән аралашу, бергә эшләү башкаларга да бик тә рәхәт.

Редакция, типография коллективы гомер-гомергә бик бердәм, тату, дус булды. Безне башкалардан аерып торучы зур өстенлегебез буларак, без моның белән һәрчак горурландык. Шөкер, буыннар алышынса да, бу рух бүген дә дәвам итә икән. Бер яктан, безнең чордан күпкә үзгә, бөтенләй башка дөнья бу, ә икенче яктан... шул ук "Хезмәт"...

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА,
журналистларның "Бәллүр каләм"
республика бүләге иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250