Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөтнек чишмәсендә чәй эчкәннәр (+фоторепортаж)

Башлангыч сыйныфларда укыганда безне авылыбыздан ерак түгел урнашкан "Бөтнек" чишмәсе янына экскурсиягә алып төшәләр иде. Ләкин соңгы елларда әлеге чишмә югала язды.

Менә быел авылыбызның патриотлары (егетләре) әлеге чишмәгә "яңа сулыш" өрде. Алар анда яңа торба, улак урнаштырып, ян тирәсен чистарттылар. Әле егетләр әйтүенчә, яңарту эшләре әле дәвам итәчәк Алла боерса.

Ә шушы көннәрдә әлеге чишмә буенда авылыбызның өлкән буынына коймаклар белән чәй эчү оештырылды. Әлеге чараның инициаторы авылыбыз клубы җитәкчесе Рәмзия Гарифуллина иде. Шулай ук кечкенә генә бәйрәмне үткәрүгә үз өлешен керткән авылдашларыбызның барысына да бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Салкын, чиста чишмә сулары, бөтнекләр белән чәйләр эчәсегез килсә, чишмәбезгә рәхим итегез.


Фәридә Рәхматуллина.
Автор фотолары.
Туган Авылым - Сәрдегән (Сардыган) төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч Сәрдегәне авылы