Бу атна ахырында Балтачта нинди һава торышы булачак?
ТР Гидрометеоүзәгенең якынча мәгълүматлары буенча, 15 һәм 16 мартта һава торышының антициклональ характеры саклана.
Бу атна ахырында Татарстанда, шул исәптән Балтачта да, +5 градуска кадәр җылытачак. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә шулай диелә.
Пәнҗешәмбе республика антициклонның төньяк-көнбатыш перифериясендә урнаша, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, урыны белән -12 градус тәшкил итсә, көндез -3..+2 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР Гидрометеоүзәгенең якынча мәгълүматлары буенча, 15 һәм 16 мартта һава торышының антициклональ характеры саклана. Температура фоны (төнлә -3..-8 градус, көндез 0..+5 градуска кадәр) тагын бераз күтәреләчәк, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев