Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Бу атна сезнең өчен агымдагы елның иң яхшы чоры...» Кемнәр өчен?

Йолдызнамә: 1 февральдән - 7 февральгә кадәр.

Кучкар

Атна башы киеренке булырга мөмкин. Күп кенә кучкарларга үзләре теләмәгән эшне башкарырга туры киләчәк. Әмма сезгә ярдәмгә дусларыгыз киләчәк, алар белән берлектә киртәләрне җиңәрсез. Атна башы күңелле очрашуларга бай булыр. Гел кеше көйләп кенә түгел, үз мәнфәгатьләрегезне дә кайгыртыгыз.

Үгезбозау

Бу атна тормышыгызга үзгәрешләр кертәчәк. Яңа һәм фай­далы гадәтләрегез барлыкка киләчәк, алга барырга комачаулаганнарыннан арыначаксыз. Атнаның беренче яртысында сезне эшлекле элемтәләр, белән очрашулар көтә. Атнаның икенче яртысында авыр эшләрдән баш тартыгыз, ял итегез.

Игезәкләр

Атна җиңел булмаячак. Әмма килеп туган авырлыклар артык җитди түгел, шуңа күрә уйлаган эшегездән баш тартмагыз. Пәнҗешәмбедән финанс сорауларын чишә башласагыз әйбәт булыр, күптән теләгән әйберләрне сатып алу өчен уңай вакыт.

Кысла

Бу атна сезнең өчен агымдагы елның иң яхшы чоры булып тора, матди хәлегезне яхшыртырга, уңышка ­ирешергә сезгә берни дә комачауламаячак. Тик моның өчен тырышып эшләргә генә түгел, алдан фаразлап планнар төзергә дә кирәк.

Арыслан

Атнаның беренче яртысы күптән куелган максатларга ирешү, мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен уңай вакыт. Ләкин исегездә тотыгыз, авырлыкларга дучар булган очракта якыннарыгызга каты бәрелмәгез. Чөнки нәкъ менә алар сезне тынычландыру ысулларын табачак.

Кыз

Атнагыз җиңел һәм позитив рухта үтәчәк. Шәхси тормышыгызны җайлау, яңа танышлар булдыру өчен бер дигән вакыт. Күңел күтәренкелегенә бирелеп, берьюлы берничә эшкә тотынмавыгыз хәерле, теләгән максатыгызга ирешергә авыр булачак.

Үлчәү

Атнаның беренче яртысында чит кеше­ләрнең эшен башкарырга һәм башкалар ясаган хаталарны төзәтергә туры киләчәк. Ә атна ахырында сезнең күңел торы­шы­гызга әйләнә-тирә мохит йогынты ясаячак. Шуңа да матур кием киегез, тәмле ризыклар пешерегез.

Чаян

Бу атнаны үзегезне чын-чынлап кызыксындырган эшләрне сай­ларга тырышыгыз. Аларны бик җайлы һәм тиз башкарырсыз. Үзегез югында сезнең турында сөйләшүчеләр табылыр, ләкин алар сезгә популярлык кына өстәячәк. Җитәкчеләрегез белән якынрак булыгыз, бу үз чиратында киләсе планнарыгызга уңай йогынты ясая­чак.

Укчы

Бу атнага планлаштырган эшләрегезне тирә-юнь­дәгеләр­­дән яшерен рәвештә эш­ләргә ки­ңәш ителә, бигрәк тә эш­нең нәтиҗәсе сезнең өчен аеруча да мөһим булса. Бик ыша­нычлы партнёрларыгызга да мөһим гамәлләрне, бигрәк тә фи­нанслар белән бәйлеләрен, үтәүләрен сорамагыз.

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләргә зур эшләргә алынмавыгыз хәерле. Төшенкелеккә бирелеп, кемнедер гаепләүдән сакланырга, ниндидер шөгыль табарга киңәш ителә. Ә менә үз-үзегезгә анализ ясау өчен бик җайлы вакыт.

Сукояр

Бу атнаны кәефегез еш кына үзгәреп торыр, фикерләрегезне тупларга авыр булыр. Әгәр дә борчуларыгыз турында якыннарыгыз белән бүлешсәгез, алар һичшиксез ярдәмгә килерләр. Атна ахырында вакытыгызны өй эшләренә һәм гаиләгезгә сарыф итегез.

Балык

Көч һәм вакытыгызны вактөяккә сарыф итмәгез, чөнки атна дәвамында мөһим вакыйгалар булуы, кайчак авырлыклар да килеп чыгуы ихтимал. Аның каравы сезгә кызыклы фактлар ачылыр, яңа мәгълүмат алырсыз, үзегез дә берәр серегез белән бүлешергә теләрсез. Шәхси тормышыгызда романтик вакыйгалар күп булыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә

2
X