Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

« Бу баскычтан төшкәндә мин аяк сындырдым инде ...»(+фото)

Республика программалары кысаларында бара торган яӊа төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында җитешсезлекләрне нәкъ менә эш барышында ачыклап, аларны төзәтү зур әһәмияткә ия.

 Бу  юнәлештә район башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән төзелгән иҗтимагый комиссия үзенеӊ эшен  башлады.  Балтач  гимназиясе, Карадуган  балалар бакчаларында барган ремонт барышында  урында булып, төзелеш барышы буенча үз тәкъдимнәрен  кертте.  Чираттагы  танышу  объекты
–Балтач  бистәсендә  Зоя Космодемьянская, 1а адресы буенча урнашкан ике этажлы күпфатирлы йорт иде. Бүгенге көндә бу йортта «Строймастер» оешмасы тарафыннан ремонт эшләренә тотынганнар. Оешма җитәкчесе Нияз Җаббаров әйтүенчә, бүленгән акча килүен көтсәӊ, эшләр соӊга калырга мөмкин, шуӊа да подъездларда штукатурка, агарту эшләрен башлаганнар. Бу йорт 1990 елда ул чактагы «Меховщик» берләшмәсе тарафыннан хуҗалык исәбенә төзелгән.Түбәдән  су  аккач,2014  елда түбә  калайга  алыштырылды,  дип    сүзгә  кушылды «Управляющая компания» директоры Фәрит Ибраһимов.Бу елда ремонт өчен 2 миллион 600 меӊ сум каралган, шуныӊ 2 миллион 300 меӊе турыдан-туры төзелеш эшләренә. Фасадны җылытып тышлау, подъездагы эшләр һәм электриканы яӊарту каралган.
Урам ягында урнашкан бакча киртәләрен монда яшәүчеләр ярдәме белән яӊартырга тырышып карадык,  кызыксынучы  кеше  булмады,  ди  ул.  Ә  бу  йортта  яшәүчеләрнеӊ  үзләренеӊ зарлары бар:
–Подъезд  баскычыннан  төшкәндә мин  аягымны  сындырдым  инде,  мондый  баскыч булмый бит инде,
–дип мөрәҗәгать итте безгә бер ханым. Дөрестән дә, өч подъезныӊ икесенеӊ баскычлары төзелеш һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгәне гади күз белән карауга күренеп тора. Аяк киеме карлы яисә юеш булганда аска кадәр тәгәрәвеӊне көт тә тор. Тотынып менә торган баскыч тоткаларын да хәзер  терлек фермаларында да очратып булмый. Комисссия ремонт башкаручы оешмага бу кимчелекләрне төзәтү буенча чаралар күрергә тәкъдим итте. Ә үтәлүен   шушы йортта яшәүчеләрнен үзләре күз уӊына алсалар иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе