Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Бу дөньяда бернәрсә дә юкка гына булмый", ди Алсу

Җырчы Алсу Фазлыева "элек" һәм "хәзер" фотоларын күрсәткәч кенә, аның никадәр ябыкканын аңладык. 

Җырчы Алсу Фазлыева соңгы арада ябыгуы турында күп язды. Инстаграмда үзенең нәтиҗәләре белән таныштырып барды, башкаларны да үзенә кушылырга әйдәде. Инде чагыштырырга вакыт җиткәндер дип, булса кирәк, Алсу ике фотосын куйды –  ябыкканчы һәм ябыккач. 

"Бу дөньяда бернәрсә дә юкка гына булмый. Тиешле урында тиешле кешеләрнең очрашуы –  язмыш кушуыдыр! Дөрес туклану проектында кемнәр белән генә танышмадык: бәбиле әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, журналистлар, артистлар, министерствода эшләуче ханым-әфәнделәр, фонд җитәкчеләре, врачлар-педиатрлар, терапевтлар. Шуларның яртысыннан кубрәге авыл җирлегеннән! 

Бик талантлы кызларыбыз бар! Шуларның берсе, любой темага шигырьләр иҗат итүче @ramiliaantonova! Нәкь безнең турыдагы шигыре белән танышып үтегез әле: 
Дөресе шул... Бик күп артык авырлыгың булу –  
Авырудыр, чирдер, минемчә!!!

Нәкъ наркотик я алкоголь кебек – 

Китерә ул безне үлемгә...

Беләэсезме, авыру хатын-кыз - 
Кирәк тугелдер ул беркемгә!!!

Җиңел түгел ирең янында 
Пингвин кебек атлап йөрергә!!!

Рәхәт булмас, дуслары янында 
Балаң әгәр синнән оялса!!!

Гаиләдәге мәхәббәт, ихласлык, 
Рәхәт җылы хисләр югалса!!!

Дөрес тукланмаудан килеп чыкса 
Грыжа, артроз, гастрит, язвалар!!!

Үзебезне карамаган өчен 
Ходай безгә язган җәзалар!!!

 Бу кирәкме безгә? Юк! Кирәкми!!! 
Күпме гомер ашап узылган!!!

Шушы чирдән купме сәламәтлек, 

Күпме тормыш, гаилә бозылган!!!!

Күп шагыйрьләр бу турыда язмас... 
Бу культурно түгел, чыннан да!!!

 Нишләтәсең инде? Яздым әле –
Чын дөресе шундый булганга!!!" –  дип язган инстаграмында Алсу Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев