Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Бу минем балам түгел”...

Баласыз хатын бер ананың яшь баласын урлый

Бала анасы, баласын эзләп табып: “Бу минем балам, кире кайтар”, – дигәч, тегесе:” Юк, бу бала минеке”, – дип дәгъва кыла. Мәсьәләне хәл итәр өчен Сөләйман галәйһиссәлам янына баралар. Сөләйман галәйһиссәлам биләүдәге баланы бер бүкән өстенә яткыра да, кылычлы сакчыны чакырып: “Шушы баланы урталай чап та, яртысын бу хатынга, яртысын икенчесенә бир”, – дип әйтә. Баланың үз анасы “аһ” итеп кычкырып җибәрә һәм: “Бу  минем балам түгел, әнә теге хатынга бирегез”, – дип, баласының гомерен саклар өчен, иң кадерле йөрәк җимешеннән баш тарта. Сөләйман галәйһиссәлам: “Баласыннан баш тартканы – аның чын әнисе, шуңа бирегез”, – дип хөкем чыгара. Ана кеше бала хакына бар авырлыкка да түзәргә әзер.

 

(Дәвамы бар. Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Тигез гомер итегез” китабыннан)

Фото: pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев