Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бу шигыремне язганда дустым исән иде әле...

Әлеге шигырем Данил Шәрипов истәлегенә багышлана...

Әлеге шигырем арабыздан вакытсыз китеп барган сабакташым, Шубан егете Данил Шәрипов истәлегенә багышлана. Урының оҗмах түрләрендә булсын,дустым.

ИКЕ АВЫЛ – ИКЕ ШУБАН.

Ике авыл – ике Шубан
Урнашканнар янәшә.
Кешеләре  бер- берсенә
"Туганым", дип эндәшә.

Алар бергә уздыралар
Бәйрәмен,туйларын да.
Су кереп үскән малай мин
Шубан су буйларында.

Таныш миңа авылымның
Һәр йорты, һәр урамы.
Ераклардан чакырып тора
Чикләвекле урманы.

Төп -төз наратларга карап
Йөргән бар хозурланып.
"Мин Шубанда тудым», диеп,
Сөйлимен горурланып.

Бар эштә дә авылымның
Мактанырга хакы бар.
Кыенлыкка баш имәүче
Хезмәт сөйгән халкы бар.

Китсәм кайтам туган якка
Планнар кора-кора.
Анда мине туган нигез
Туганнар көтеп тора.

Бергәләшеп күптапкырлар
Бәйрәм итәрбез әле.
Авыл урамын тутырып
Җырлап үтәрбез әле.

Тәбрис Фәхретдинов

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы-хәсрәт