Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бу йортта һәркемне “Порву как тряпку” дигән язу каршы ала. Шаяртудыр, бәлки? ӘММА... (+сораштыру)

Күптән түгел ул йорт яныннан үтәргә туры килде. Капкаларына эленгән “Порву как тряпку” дигән, эт сурәте төшкән язуны күргәч, йөрәкләр өшеп китте.

Мин ул йортта яшәүчеләрне белмим. Әмма тузып беткән өйне алып, ялт итеп төзәтүләрен сөенеп күзәттем. Ян корылмалар өстәлеп, ихаталар яңартылып, капка-коймалар өр-яңадан эшләнеп, бу йортта уңган-булган хуҗалар яшәвен күреп сөендем.

Күптән түгел ул йорт яныннан үтәргә туры килде. Капкаларына эленгән “Порву как тряпку” дигән, эт сурәте төшкән язуны күргәч, йөрәкләр өшеп китте. Шушы сүзләр өйнең нурын сүндергән күк булды. Бәлки алар бу язуны бер шаярту дип уйлап кына элгәннәрдер, әмма өйнең ямен алырга шушы да җиткән. Гади генә итеп: “Сак булыгыз, усал эт” дип кисәтсәләр ни була инде?

Асия апагыз.

 

Сораштыру

Ә сез ничек уйлыйсыз? Автор хаклымы?

–Дөрестән дә, бик ямьсез язу

–Кисәтергә дә кирәк бит инде

–Капкага андый язулар бөтенләй кирәк түгел, этне күргәч, барысы да аңлашыла ләбаса

Фикерләрне комментарий итеп язарга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: усал эт