Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген бәлеш исе чыгарыгыз!

9 февральне дөрес үткәрсәгез, өегезгә бәхет, иминлек килер.

Халык сынамышларына ышансак, бүген яшәгән өебезнең ямьле, матур, җылы булуына игътибар бирергә кирәк. Миче булганнар иртәгә мич яксын. Әгәр мичкә салынган барлык утынны берьюлы кабызып җибәрә алсагыз, сөенегез — тиздән күп шатлыклар киләчәк!
Ә менә чи утын белән мич ягу яхшыга түгел. Утыннарыгыз коры булсын!

9 февральдә өйдә тәмле камыр ашлары исе чыгару хуплана. Төрле эчлекләр белән пироглар, бәлешләр салсагыз, өегезгә иминлек килер.
Бүген бүләк бирешү һәм бүләк алу хупланмый икән. Әгәр туган көнегез генә булмаса.

Шулай ук кием һәм аяк киеме сатып алудан да тыелып торыгыз. 9 февральдә алынган кием уңыш китерми, имеш.
Бүген чәчен юган кеше үзенең саклау көчләрен дә юып төшерә, дигән сынамыш та бар.

9 февральдә туган кешеләр тормышны ярата, оптимистлар, аралашучаннар. Алар сабыр, акыллы, дус була белә. Ләкин күпләре тиз кызып китә.

9 февраль сынамышлары:
Болытлар җилгә каршы йөзсә, кар явачаак.
Тәрәзәләр тирләсә — җылытачак.
Этләр карда аунаса, буран чыгачак.
Җил-буран узгач, кар өемнәренең өсте түгәрәкләнеп торса, җәй көне уңыш мул булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар