Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бугеннән район газетасына арзанрак бәядән язылырга мөмкин

Акция бары 10 көн генә дәвам итә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 3 нче декабрьдән 13 нче декабрьгә кадәр районыбыз газетасы "Хезмәт" һәм "Азьлане", шулай ук татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларына, «Шәһри Казан» газетасына, балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына ташламалы бәядән язылу мөмкин.

Почта бүлекчәсеннән белешкәнчә, бүген инде егермегә якын райондашыбыз әлеге ташламадан файдаланып өлгергән, Сез дә читтә калмагыз, якыннарыгызны газет-журналларга язылып, "Кыш бабай" бүләге белән сөендерегез.

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка