Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Булдыра да инде Балтач киленнәре!

Якташыбыз Римма Ибраһимованың килене, танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан тәмле күчтәнәч. Бик җайлы һәм бик тәмле. Сез дә эшләп карагыз әле.

 

Җырчы Ландыштан тарталеткада салат рецепты

"Башта ясап карадым, искиткеч тәмле килеп чыкты! Сезгә дә язам, әле бәйрәмнәр күп була, бәлки сез дә ясарсыз", - дип язган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова "Инстаграм"да.

Салат өчен: ысланган тавык түше, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 1 суган, 4 пешкән йомырка, 3 тозлы кыяр, 1 пешкән кишер, 1 тырнак сарымсак, чама белән майонез һәм каймак.

Шампиньонны суган белән кыздырырга. Калган ингредиентларны вак итеп турарга, сарымсакны сыткыч аша чыгарырга, майонез һәм каймак кушып болгатырга.

Аннары кибеттән сатып алынган тарталеткаларга тутырырга һәм өстенә вак итеп туралган яшел суган сибәргә.

#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ

Интертаттан.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт