Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагилдагы килендәш, завферма әби, бәйгеләр көтеп яшәүче Рамил Нәҗипов

Алар чыннан да бик чибәр, өшкертегез, дип киңәш биреп калдык... 

Сайтыбыз үткәргән фотобәйге җиңүчеләрен редакциябезгә чакырып бүләкләдек. Кунырдан Рамил Нәҗиповның беренче генә килүе түгел, “Сабантуй мизгелләре” дигән бәйгедә җиңеп, беренче урынны алган иде. Чираттагыларында да катнашты. “Иң матуры безнең туй” дигәнендә генә туктап торды, “Ник?” дип сорагач, миңа кагылмый, диде елмаеп. Хәзер инде 1 сентябрь уңаеннан үткәрергә киңәш итә. “Быел минем унберенчеләр мәктәпне тәммамлый, шул уңайдан Белем көнен  тәкъдим итәм”, ди сыйныф җитәкчесе.  Көтеп кенә тора икән ул безнең бәйге үткәрүебезне, сайтны көнгә әллә ничә ачып карыйм, ди. Катнашырсың да, “София” мебель кибетенең мондый матур мендәрләрен откач! Үз артыннан сеңлесе Гүзәлне дә иярткән.  

Мәктәп укучысы булса да, Гүзәл  “Без ял итә беләбез” бәйгесендә үзен бик актив тотты, завферма әбисе дә булышкан,– коллегаларын да кузгаткан. Аңа да “София”нең мендәрләрен тапшырдык. 

Ә инде “Иң матуры безнең туй” дигән бәйге җиңүчеләре Регина белән Илшат бүләкләрен алырга килалмадылар, Казанда калдылар. Илшатның әнисе килде.” Әйдә ,катнашыгыз дигәч, Илшат бик нык каршы төште. Күз тияр дип курыкты. Җиңгәч менә ничек күңелле булды!”, ди әни кеше “София”нең үтә дә йомшак одеалын кочаклап. Чыннан да , күз тия күрмәсен яшь парларга,  алар чыннан да бик чибәр, өшкертегез, дип артыннан киңәш биреп калдык.  Тавыш җыюда аларга Тагил каласы да булышкан, килендәше шунда яши икән Илшатның әнисенең. Шулай итеп, җәмәгать, чираттагы бәйгебезгә әзерләнәбез. 1 сентябрь көнне төшкән фотоларыгызны әзерли торыгыз.  Алга таба  шартларын хәбәр итәрбез. Сайтыбыздан аерылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү