Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Булганнан бар да була(+Фото)

Районыбызда нинди генә компанияләр эшләми.Шулар арасында бүгенге көндә киң таралган "Амвэй" компаниясе бар яктанда күпләргә үрнәк булып тора.

Шушы компаниядә эшләүчеләр,үз хезмәтләрен генә түгел, тирә - юньгә дә игьтибар биреп, кайгыртып яшиләр.Әле күптән түгел мөмкинлекләре чикле кешеләргә май бәйрәме уздырып куандырганнар иде, инде "Амвэй " компаниясе партнёрлары яхшылык эшләүләрен дәвам итеп, 25 нче май көнне Рәйсә һәм Азат Сабировлар, Айрат һәм Лилия Закировлар җитәкләгән группалар, Урта Көшкәт авылы күлен чүп-чардан чистартып, тирә-юньне матурайтуга, сулыкларны саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бу бик матур эшләренә балаларны да катнаштыру, аларга туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү үзе зур мактауга лаек. Булганнан бар да була дип тикмәгә генә әйтмиләрдер.Тынгысыз үз эшләрендә вакыт табып изгелеккә омтылган бу "Амвэй" компаниясе партнёрлары ничә еллар инде табигатьне чүп-чарлардан арындырып,чистартып торалар. "Амвэй" чыларга мондый күркәм эшләренә чын күңелдән рәхмәт әйтеп,сафларының киңәюен, тормышларының тагын да матураюын теләп калыйк.


Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык