Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүлмә гөлләре үстерегез!

Алар безне бик күп авырулардан саклый.

Алоэның яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолеумнан таралган агуларны йота. Алоэ — кислород чыганагы. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз. Алоэ суты томау төшүне, ашказаны авыртуларын дәвалый. Ә юылган һәм икегә ярылган яфракларын ярага куярга була. Ул яраларны тиз төзәтә, яхшы дезинфекция чарасы булып тора.

Яран гөл бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дымга каршы көрәшә. Ә җәен чебеннәрне куркыта. Бу гөл аш, йокы бүлмәсе өчен яхшы. Яранның исе кан басымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.

Кактус компьютердан чыккан нурланышны да йота.

Миләүшәгә карап торган кеше депрессиядән арына. Бу гөл барлык бүлмә өчен дә туры килә. Ул тынычландыра, төрле төсләре белән өйнең ямен арттыра.

Фикус бүлмәне кислород белән баета, тузан суырткыч кебек начар агуларны җыя.

Чыганак

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе