Бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләргә?
Бүлмә гөлләрен тиешенчә тәрбияләгәндә дә аларга корткычлар һөҗүм итәргә мөмкин
Бүлмә гөлләрен тиешенчә тәрбияләгәндә дә аларга корткычлар һөҗүм итәргә мөмкин. Шуңа да гөлләрнең һәр яфрагын караштырып торырга, корткычлар күренә башлауга чарасын күрергә кирәк.
Беркайчан да химик препаратлар кулланырга ашыкмагыз. Нык зыян күргән өлешләрне кисеп алыгыз. Корткычлардан котылу өчен түбәндәге рецептлардан файдаланырга мөмкин.
Суган төнәтмәсе. Суган кабыгы өстенә кайнар су агызып, тәүлек буе тотыгыз. Бу төнәтмә үлән бетенә профилактика ясау өчен файдалы.
Цитрус төнәтмәсе. 100 грамм кипкән цитрус кабыгы өстенә 1 литр су салып, өч тәүлеккә караңгы урынга куегыз. Атна дәвамында көненә 3-4 тапкыр гөлне төнәтмә белән коендырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев