Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел кемнәргә уңыш елмаячак?

Үткән төндә Кытай һәм Көнчыгыш Азиянең башка илләре халкы Яңа елны каршы алды. Астролог Александр Зараев бу елның кемгә бәхет алып киләчәген фаразлаган.

Быел уңыш ут һәм һава стихиясе билгеләренә елмаячак икән.

"Аларны карьерада һәм иҗатта күп уңай үзгәрешләр көтә, шулай ук, алар күп кенә иске проблемаларны уңышлы хәл итәчәк, — дип белдергән астролог. – 2019 ел алар өчен перспективалы башлангычлар елы булачак».

Моннан тыш, ел һава билгеләре — Сукоярлар, Бизмәннәр, Игезәкләр - өчен дә уңышлы булачак.”Алар башлаган проектларын уңышлы тәмамлау өчен тырышырга тиеш, — дигән Зараев. - Яңа планнарны – авыррак, әмма искеләрен тормышка ашыру мөмкин булачак».

Су билгеләренә — Кыслаларга, Балыкларга, Чаяннарга - авыррак туры киләчәк. "Аларга уңышка ирешү өчен рухи көчләрен “эшкә җигәргә” кирәк булачак, гәрчә бу билгеләр моны бик яратмый, — дигән астролог. – Әмма 2019 елда шунсыз уңышка ирешеп булмаячак, яткан таш астына су акмый”.

Астролог фаразлавынча, җир билгеләренә — Кәҗәмөгезләр, Үгезбозаулар һәм Кызларга - да якындагы 12 айда тырышып хезмәт итәргә туры киләчәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп