Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел кыш айларында уртача айлык температура нормада яки нормадан югары булачак

Ноябрь-декабрь айларында Татарстан Атлантик циклон йогынтысында булачак.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Быел ноябрь-февраль айларында һава торышының уртача айлык температурасы нормада яки нормадан югары булачак. Бу хакта КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Татар-информ” матбугат агентлыгында кышкы һава торышына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, декабрьдә норма буенча уртача айлык температура минус 8 градус, гыйнвар аенда минус 12 градус тәшкил итә.

“Иң салкын ай булып гыйнвар ае санала. Ләкин бу гел алай булып тормый. Февраль дә булырга мөмкин. Бездә уртача континенталь климат. Димәк, иң җылы ай июль белән иң салкын ай гыйнвар арасында температураның төшүе якынча 32-33 градус”, - диде Юрий Переведенцев.

“Ноябрь-декабрь айларында һава торышы күбесенчә Атлантик циклон йогынтысына бәйле. Себер антициклоны йогынтысында һава торышы суык, коры, аяз була”, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы