Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел суда һәлак булган Татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган

Ел башыннан республикада 39 татарстанлы суга баткан, аларның 16сы узган атнада үлгән.

Быел республика сулыкларында батып үлгән татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Ел башыннан республикада 39 татарстанлы суга баткан, аларның 16сы узган атнада үлгән. Кызганычка каршы, батып үлүчеләр арасында балалар да бар. Рафис Хәбибуллин Түбән Камада булган фаҗига турында искә төшерде, анда үсмер буада батып үлгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек малай әти-әнисенә шалтырата һәм дуслары белән күлгә китүен әйтә. Шуннан соң укучының кайда булганлыгы билгеле булмый. Баланың гәүдәсе ярдан буада ярдан 10 метр ераклыкта 3,5 метр тирәнлектәге табыла.

"Кешеләр үлеменең төп сәбәбе - җиһазландырылмаган урыннарда коену. Моннан тыш, узган атнада һәлак булган 16 кешенең алтысы исерек булган", - дип белдерде спикер.

Коену сезоны башланганнан бирле исерек хәлдә су  коенырга барган 11 кеше батып үлгән. Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, республикада сулыклар янында хәмер эчүчеләрне җаваплылыкка тарту буенча максатчан эш юк.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату