Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел Татарстан балалары Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итә алырмы?

Бу җәйдә Татарстаннан 5 меңнән артык бала Кара диңгез яры буендагы биш лагерьда ял итә алачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.

«Без быел Татарстаннан 5 мең баланы Кара диңгез яр буе һәм Кырым Республикасында урнашкан лагерьларга җибәрергә планлаштырабыз. Бу юлы ял программасы киңәя төште, узган ел без 3,5 мең бала гына җибәрә алдык», — дип билгеләде әңгәмәдәш.

Ул бу лагерьларның шулай ук кешбэк программасына эләгүен искәртте, аның буенча ата-аналар юллама бәясенең 50% ын кире алырга мөмкин, — дип хәбәр ителә Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында.

Фото: https://mon.tatarstan.ru

Чыганак: "Мәгариф"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев