Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел яз ничек килә?

Борынгылар моны бүгенге көн торышына карап белгән.

Борынгылар, бүгенге көн торышына карап, язның ничек киләчәген сынаган. Көн бүгенгедәй кояшлы, җылы булса, кыш инде узды, язны көтәргә кирәк, дигәннәр. 18 февральдә мәче аяк астында бөтерелеп йөрсә, димәк, тиздән көннәр җылыначак, дигән сынамыш та бар. Өйдә песиегез булса, искә алыгыз.

Әгәр бу көнне бик салкын булса, яз көннәрендә явым-төшем — күп, ә җәйдә, киресенчә, аз булачак икән. Халыкта шундый сынау да бар: кошлар көньякка таба карый икән — язны карыйлар, ягъни тиздән һава торышы җайга салыначак. Әгәр алар төньякны күзәтсә — көчле салкыннар көтегез. Әгәр бу көнне чатлама суык икән — җәй эссе булыр, дигән сынамыш та бар. Әйдәгез, синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.

18-19 февральдә республикада көчле җил көтелә, аерым районнарда ул секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда урыны белән томан төшәчәк.

Бүген, 18 февральдә, көн явым-төшемсез булачак. Юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы көндез -3, -8 градус.

Иртәгә, 19 февральдә, көндез республиканың төньяк-көнбатыш районнарында бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә -8,-13, аязыткан вакытта -18 градуска кадәр, көндез 0, -5°, урыны белән -10°кадәр, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар яз килә