Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быелгы яз-җәй сезонында нинди төсләргә игътибар итәргә?

Калын куртка, тун, пәлтәләрне салып, җиңел киемгә күчәр чаклар җитеп килә.

Калын куртка, тун, пәлтәләрне салып, җиңел киемгә күчәр чаклар җитеп килә. Быелгы яз-җәй сезонында нинди төсләргә игътибар итәргә? Нәрсәләр модага керә, ә кайсы кием-салымны шкафтан чыгармый тору хәерлерәк? Стилист һәм мода белгечләре киңәшләрен тупладык.

Төп төсләр – фото (Pantone)

Pantone төсләр институты белгечләре быелгы яз-җәй айларында игътибар үзәгендә буласы төсләрне барлаган. Димәк, кием-салым сайлаганда, аларның нәкъ шушы төсләрдә булуын да истә тотарсыз.

2021 елның яз-җәй сезонында модада саналган төсләр: яшел, сары, зәңгәр, кишер сары, күгәрек төсе (ржавчина) шәмәхә, кызыл төснең куе төсмерләре, мәрҗән төсе (коралловый), фирәзә (бирюзовый), аксыл көрән (бежевый).

Матур да, уңайлы да булсын

Хәзер заманасы шундый: матурлык белән беррәттән кешеләр кием-салымның практик яктан уңайлы булуына да зур әһәмият бирә. Быелгы яз-җәй сезонында нинди киемнәр өстенлек итәчәк соң?

Күн әйберләр. Классик блейзер, трикотаж чалбарлар турында онытып торырга була. Аларга алмашка байкерлардагы кебек куртка, күн чалбар килә. Кыскасы, күннән тегелгән кием-салымга игътибарны арттырсагыз, яз-җәй айларында сездән дә зәвыклырак кеше булмас.

Спорт костюмы. 90 нчы еллардагы мода кабат әйләнеп кайта. Аның кире әйләнешкә керүе вакытлы да. Әйткәнебезчә, хәзер кешеләр кием-салымның иркен, рәхәт, уңайлы булуын тели. Ә спорт костюмы бу таләпләргә җавап бирә.

Ялтыравык тукыма. Саесканнар юкка гына һәр ялтыраган нәрсәгә кызыкмый инде. Матур чөнки! Стилистлар да көндәлеккә ялтыравык тукымадан тегелгән кием-салымны кертеп җибәрергә киңәш итә.

Үтә күренмәле тукыма. Җиңеллек һәм ирек билгесе булган үтә күренмәле тукымадан тегелгән киемнәр шулай ук бу сезонда популяр булачак. Шифон күлмәк һәм башка өс киемнәре булса, аларны шкафта саклап ятмагыз, рәхәтләнеп киегез.

Кабарып торган җиң. Бу сезонда кабарып торган җиңнәр бөтен төрле образда да урынлы булачак дип әйтә белгечләр. Чалбар, итәк, шорты белән дә яраклаштырып була аларны. Шакмаклы бизәк, асимметрия, джинс чалбарлар белән катнаштырып образ тудыру да яңадан модада.

Озынлыгы да әһәмиятле. Быелгы сезонда теләсә кайсы озынлыктагы кием кияргә ярый дип сөендерә белгечләр. Ягъни миди киясезме, минимы, әллә инде идәнгә җиткән кием-салымны сайлыйсызмы – ялгыш бумас. Шулай да күбрәк игътибарны мидига бирергә өндиләр.

Ә ир-атларга?

Хатын-кызлар белән чагыштырып караганда, ир-атларга җылы көннәр өчен кием сайлау күпкә җиңелрәк булыр төсле. Мәңгелек классика беркайчан да модадан чыкмый чөнки. Мода белгечләре быелгы сезонда ир-атларга чалбарлы костюмнар кияргә киңәш итә. Җиңел тукымадан тегелгән костюмны футболка, кеда белән дә кияргә мөмкин. Бомбер (җиңел җәйге куртка), жилетка (камзул), тирләтми торган тукымадан ясалган күлмәкләр дә популярлыгын югалтмый. Төсләргә килгәндә, ир-атлар күбрәк коңгырт кара төсләргә игътибар итсен иде. Мондый төсне ак, алтынсу төстәге кием-салым белән катнаштырырга була. Зәңгәр төсне костюм өчен калдырырга мөмкин. Бу ир-атның зәвыгын күрсәтәчәк. Көндәлек тормышта сары төсне күбрәк кулланырга киңәш ителә.

Гардеробта булырга тиешле 10 кием-салым

Хатын-кызлар еш кына «кияргә киемем юк» дип зарлана. Әмма хикмәт кием юклыкта түгел. Булган киемнәрдән дә менә дигән образлар тудыру мөмкин. Хатын-кыз шкафында түбәндәге киемнәр булса, «нәрсә кияргә?» дигән сорау азрак туар.

Тән төсендәге туфли

Кара классик чалбар

Ак блузка

«Карандаш» итәк

Кыска кара күлмәк

Ак футболка

Жакет

Кашемир свитер

Тренч

Джинс чалбар

Үз стилеңә яраклаштырам дисәң, төп гардероб өчен махсус формула да бар. Ул менә нидән гыйбарәт: 4 билдән өстәге кием (ак футболка, ак күлмәк, сыланып тормаган күлмәк, ефәк блузка), 4 билдән астагы кием (чалбар, итәк, джинс чалбар), 2 күлмәк (көндәлеккә һәм махсус чараларга кия торган), 4 төрле аксессуар (шарф, сумка, шоппер, алка, йөзек, пирчәткә һ.б.), 2 җылырак өс киеме (жакет, жилет, блейзер һ.б.).

https://vatantat.ru/2021/05/53749/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киемнәр