Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге ашадыгызмы әле?

Күптән түгел бер танышымны очраттым. - Бәрәңге алып бетердегезме әле? - дип сораган идем хәл-әхвәл белешкәндә.

- Бетердек, бәйрәм иттек инде, - ди.
- Аны бәйрәм дә итәләрмени әле? - дигәч.
- Әйе, безнең традициягә кергән ул - ел да бәрәңге алып бетергән көнне көлгә күмеп бәрәңге пешереп ашыйбыз. Авыз-борыннарыбыз кап-кара булып буялып бетә. Ә шулай да кышын кар өстендә учак ягып пешергән бәрәңгегә җитми инде. Классташлар белән гыйнвар аенда чаңгыда кышкы экскурсиягә барган идек. Шунда бәрәңге пешереп ашадык. Аның тәмлелекләре... - искә алган саен авызга сулар килә,.- дип кызыктырды.

Менә бит, гади генә бер бәрәңге турында нинди якты хатирә!

Ә Сез, сайт укучыларыбыз, быел учакта пешкән бәрәңге ашадыгызмы әле?
Фото: http://www.dverizamki.org/forum/index.php?topic=5415.0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250