Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм белән сезне, эретеп ябыштыручылар!

Майның соңгы җомгасы Рәсәйдә Эретеп ябыштыручылар көне буларак билгеләп үтелә.

Безнең районда да эретеп ябыштыручылар аз түгел, кайсын гына алма, һәрберсе үз эшен җиренә җитереп башкара. Әлеге хезмәт җиңелләрдән түгел, җаваплылык, җентеклелек, төгәллек һәм пөхтәлек таләп ителә, сәламәтлекне дә нык бетерә. Ә шулай да хезмәтен яратканнар сәламәтлекләрен кызганмый, игелекле эшләр кыла бирә. Эретеп ябыштыручылар кулы белән могҗизалар туа, капкаларга бизәкләр куна, бик вак эшләр дә күзгә күренеп эреләнә, көнкүреш проблемалары да җиңел хәл ителә. Тазалык, тынычлык, гаилә бәхете телик фидакарь җанлы һөнәр ияләренә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250