Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм бүләге

Югары Субаш авылындагы авыл җирлеге бинасы да, Урта Көшкәт авылындагы спорт мәйданчыгы да республикада гамәлдә булган программалар нигезендә сафка басты.

Төзелеш эшләрен Нияз Җаббаров җитәкләгән «Строймастер» оешмасы башкарды.

29 август көнне райондашларыбызны бәйрәм белән котларга ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Илья Вольфсон, «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин кайткан иде. Иң элек кунаклар район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә Югары Субаш авыл җирлеге бинасы ачылышында катнашты.

– Бүгенге көндә Югары Субаш авыл җирлегенең йөзе үзгәрде. Менә без барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп өр-яңадан төзелгән 12 чакрым асфальт юлдан килдек. Күреп торасыз, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен һәйкәл заманча итеп төзекләндерелде. Менә бүген алар янәшәсендә өр-яңа авыл җирлеге бинасы сафка баса. Белгәнегезчә, җирле үзидарә органнары күп төрле мәсьәләләр чишү белән мәшгуль. Бүген ачылган яңа авыл җирлеге бинасына кешеләр бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде. Бина хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итсен, – диде ачылыш вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Замана таләпләренә җавап бирерлек яңа бинада өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел да бар. Бинада якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган, краннардан җылы һәм салкын су ага.

Бүген Югары Субаш  авыл җирлегенә керүче биш авылда 1217 кеше яши. Кызганыч, 28 йорт буш. Быел авыл җирлегендә яңа туган ике сабый теркәлгән. 4 пар гаилә корган.

29 август Урта Көшкәт авылы халкы өчен зур бәйрәм булды, биредә спорт мәйданчыгы сафка басты.

Район буенча бүгенге көнгә 26 шундый спорт мәйданчыгы бар, монысы исә 27нче булды.

Җитәкчеләр яңа спорт мәйданчыгының сәламәт яшәү рәвешенә уңай йогынты ясаячагына өметләрен баглап, бу өлкәдә уңышлар теләде.

Авыл җирлеге башлыгы  Юрий Перфилов республикабыз һәм район җитәкчелегенә, әлеге мәйданчыкны төзегән «Строймастер» оешмасына тирән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев