Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм дип тә тормыйлар

Исерек хәлдә яки правасыз килеш машина белән идарә итүче шоферларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итүенә дә карамастан, исерткеч эчемлек эчкән хәлдә машина белән идарә итүчеләр кимеми.

2013нче елның 7нче март көнне кичке тугызынчы яртыда Казан - Малмыж юлының 98 километрында уникенче модель машина шоферы Л.Закиров исерткеч эчемлек эчкән хәлдә машина белән идарә итеп, каршы як полосага чыгып «УАЗ» машинасы белән бәрелә. Нәтиҗәдә уникенче модель машина шоферы тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла, ике машинага да зур зыян килә.
10нчы мартта 14 сәгать 50 минутта бистәнең Ленин урамы 31нче йорт янында «Лада-Калина» машинасы шоферы Кукмара егете А.Хәйруллин салмыш хәлдә машинага утыра, кызу тизлектә хәрәкәт итеп каршы як полосага чыга һәм юл кырыенда туктап торган машинага килеп бәрелә. Шоферы җиңелчә тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла. Исерткеч эчемлек эчкән хәлдә руль артына утырган шоферлар үзләре өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәге халык өчен дә куркыныч тудыручылар булып тора. Ике очракта та әлеге шоферларның исерек хәлдә машина белән идарә итүләрен күрүчеләр булгандыр, ләкин чара күрүче булмаган. Киләчәктә мондый күренешләргә битараф булмасак иде.
Район ЮХИДИ бүлеге

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250