Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм көнендә ихлас теләкләр

Бүген, 5 декабрь көнне хөрмәтле җитәкчебез Резида Мөдәрис кызы Зарипованың гомер бәйрәме.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере.Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде акккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык- куанычлар белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә.Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә.Ә узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаган, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергән - аларны әкрен генә барлар чак җиткән...
Яшьли пар канаты каерылып, гомер юлында күп хәсрәтләр күрсә дә, тормыш сынауларына бирешмичә, үзендә күпме көч, сабырлык туплаган зыялы шәхес, чын җитәкче, бөек ана ул Резида Мөдәрисовна.Күп еллар үзәк китапханә директоры булып эшләп, үз эшенең чын остасына әйләнгән, кул астында эшләүчеләргә кирәк чакта терәк булып, яңа эшләргә рухландыручы да, кирәк чакта тәнкыйть утына тотучы да  ул. Без - китапханәчеләр, чын җитәкче бары тик аның кебек булырга тиештер дип уйлыйбыз.Үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә хөрмәтле җитәкчебезгә бары тик иң -иң изге, ихлас теләкләребезне юллыйбыз.Иң мөһиме сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.Балалар игелегендә, оныклар сөеп, һәрбер туган таңга куанып яшәргә язсын.Киләчәктә әле бергә-бергә эшләргә насыйп булсын иде дип телибез.

Иртә баштан котлаулар кабул итәсез,
Сизәсездер үзегезгә булган хөрмәтне.
Әйтеп тә, бәяләп тә бетереп булмас,
Сезнең куйган олы хезмәтне.


Күп хәсрәт күрдегез бу тормышта,
Сынмадыгыз, көчле булып калдыгыз.
Мәгърүр кыядай бу тормышта
Юлны ярып алга бардыгыз.


Хөрмәтебез зур Сезгә карата,
Сездән үрнәк алып яшибез.
Оныклар, балалар игелегендә
Куанып яшәгез дип телибез.


Барлык китапханәчеләр исеменнән Энҗе Галиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев