Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм котлаулары

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН котлый.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!

Яңа ел – олылар да, кечеләр дә түземсезлек белән көтә торган иң яраткан, якты, җылы бәйрәм ул. Яңа елны каршылаганда һәркем бу серле минутларда үткәнен барлый, киләчәккә планнар кора.

Узып баручы ел зур югалтулар алып килсә дә, һәр башлаган эшебезне уңышлы гына тәмамлый алдык. Барлык башлангычларыбызны да хөкүмәтебез хуплап кабул итә. Республика программаларында актив катнашуыбызга күрә, бистәдәге, авыллардагы яшәеш өчен мөһим объектлар төзү, ремонтлау эшләрен дәвам итәбез, киләчәккә йөз тотып эшлибез, болар – барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бергәләп башкарган эшләребез өчен, кадерле балтачлылар, сезгә чиксез рәхмәтлемен.

Олы ихтирам хисләре белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.                     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев