Бәйрәм уңаеннан район башлыгы котлавы
Районыбызның хөрмәтле урманчылары! Сезне Урманчылар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.
Урманнар борынгы әби-бабаларыбыздан калган табигый хәзинә ул. Әлеге байлыкның сакланышын тәэмин итү, киләчәк буыннарга җиткерү – урманчыларыбызның төп вазифаларыннан берсе. Җиләк-җимеш, гөмбә җыярга, һичьюгы саф һава суларга барганда да урманнарыбыз чиста, агачлар, үсемлекләр сәламәт икән, димәк, сез хезмәтегезгә җаваплы карыйсыз. Агачларны янгынннардан саклау , урман җәнлекләрен киметмәү буенча да аз хезмәт куймыйсыз.
Хөрмәтле урманчылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, исәнлек-саулык теләп калам.
Олы ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы
Рамил Нотфуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев